Вакансияләр мини-ярминкәсе нәтиҗәләре.
2018 елның 13 апрелендә Актаныш районынының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе булып үтте.
Эшсезләр хәм эш эзләүчеләргә технолог, цех эшчесе, мал врачы, зоотехник, терлек караучы, механизатор, сыер савучы, тракторист һәм башка вакансияләр тәкъдим ителде.
Чарада 12 кеше катнашты, 1 кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
Ярмаркага килуче гражданнар предприятие вәкилләре белән курешеп сөйләштеләр,хезмәт һәм мәшгульлек буенча консультация алдылар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең нинди хезмәтләр күрсәтүе белән таныштылар.