ГОД СЕМЬИ В ТАТАРСТАНЕ
ЦЗН Актанышского района
Выбрать центр занятости
Размер шрифта:
Цвет сайта:
Обычная версия

Билет в будущее

12.01.2018

“Киләчәккә билет” бәйгесе җиңүчесе

Укучылар арасында эшче һөнәрләрен һәм инженерлык белгечлеген популярлаштыру, укучыларга киләчәктә үзләренә туры килердәй һөнәр үзләштерүгә булышу йөзеннән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ел саен 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дигән иншалар конкурсы үткәрә. Узган елдан башлап, бәйгегә иншаларга рәсем, нәфис сүз, видеоролик номинацияләре дә өстәлгән.

Бәйгенең беренче этабы районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 23 сентябрьдән 13 октябрьгә тикле үткәрелгән. Анда мәктәпләрдән барысы 24 эш кергән. Шушы эшләр арасыннан һәр номинация буенча җиңүчеләр сайлап алынып, республика этабына җибәрелгән.

Республика этабында исә безнең районнан Уразай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Камалованың эше рәсем номинациясендә III урын яулады. Ә Актанышның 1нче мәктәбеннән Илсур Акбиров, Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат мәктәбеннән Фирзәр Газизов - рәсем номинациясендә, Татар Ямалы мәктәбеннән Ленар Вәкилов, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Сөмбелә Хөҗҗәтова – инша, Чалманарат мәктәбеннән Сирин Имамов шигырь номинациясендә дипломант булдылар.

Яңа ел каникуллары тәмамлануга Гүзәлне әлеге җиңүе белән тәбрик итү өчен районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов белән берлектә Уразай мәктәбенә юл тоттык.

Бергә укыган иптәшләре алдында хөрмәтләнү әлбәттә сөенечле хәл. Шатлыгын Гүзәл үзе дә яшермәде.

- Башлангыч сыйныфта укыганда рәсем ясау белән мавыга башладым. Табигать күренешләрен төшерергә яратам. Рәсемнәремне укытучыларым конкурсларга да җибәрделәр. Урыннар да алдым. Республика күләмендә үк призлы урынга эләгүем аеруча сөенечле.

- Әлеге бәйгегә ясаган рәсемеңдә нинди теманы яктырттың?

- Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Шуның өчен рәсемемдә табиб ясадым. Аның янына шәфкать туташын да төшердем. Пациентларыма ничек булышачагымны күз алдына китереп ясадым.

Әлеге бәйге хакында исә аңа сыйныф җитәкчесе Тәсния Әхәтова әйткән. Ул рәсем һәм технология фәне укытучысы да икән.

- Сайттан бәйгенең нигезләмәсен күргәч, Гүзәлгә рәсем ясап карарга тәкъдим иттем. Ул шунда ук риза булды. Гүзәл бик сәләтле кыз. Кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Аңа мондый сәләт әнисеннән күчкәндер. Гүзәлгә киләчәктә дә уңышлар телим.

- Гүзәлне әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез. Безнең мондый бәйгеләр киләсе елларда да булчак. Аларында катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр дип өметләнәбез, - диде Назиф Салихов.

Мондый бәйгеләрдә катнашу укучыларга үзләренә киләчәктә һөнәр сайлаганда бик нык ярдәм итә. Юкка гына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укучылар арасында һөнәри ориентлашу буенча тестлар үткәрми. Алар ярдәмендә укучының нәрсә теләве генә түгел, ә нәрсәне булдыра алуы ачыклана. Соңгысы тормышта аеруча да мөһим. Шуның өчен киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагыңны кат-кат уйларга кирәктер.

Билет в будущее

12.01.2018
Билет в будущее
Билет в будущее
Рус
Тат
?
Задать вопрос
Есть вопросы?
Задайте свой вопрос любым удобным для себя способом
Чат-бот Вопросы-ответы Написать нам
ЦЗН Актанышского района
Города
Азнакаево г. Азнакаево
Альметьевск г. Альметьевск
Бавлы г. Бавлы
Бугульма г. Бугульма
Буинск г. Буинск
Елабуга г. Елабуга
Зеленодольск г. Зеленодольск
Казань г. Казань
Лениногорск г. Лениногорск
Набережные Челны г. Набережные Челны
Нижнекамск г. Нижнекамск
Нурлат г. Нурлат
Чистополь г. Чистополь
МУНИЦИПАЛЬНЫЕ РАЙОНЫ
А
Агрызский Агрызский
Аксубаевский Аксубаевский
Актанышский Актанышский
Алексеевский Алексеевский
Алькеевский Алькеевский
Апастовский Апастовский
Атнинский Атнинский
Б
Балтасинский Балтасинский
В
Верхнеуслонский Верхнеуслонский
Высокогорский Высокогорский
Д
Дрожжановский Дрожжановский
К
Кайбицкий Кайбицкий
Камско-Устьинский Камско-Устьинский
Кукморский Кукморский
Л
Лаишевский Лаишевский
М
Мамадышский Мамадышский
Менделеевский Менделеевский
Мензелинский Мензелинский
Муслюмовский Муслюмовский
Н
Новошешминский Новошешминский
П
Пестречинский Пестречинский
Р
Рыбно-Слободский Рыбно-Слободский
С
Сабинский Сабинский
Сармановский Сармановский
Спасский Спасский
Т
Тетюшский Тетюшский
Тюлячинский Тюлячинский
Ч
Черемшанский Черемшанский
Ю
Ютазинский Ютазинский
Спасибо за обращение!
Ваш вопрос отправлен.
Написать нам
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ
ЗАНЯТОСТИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
${$store.currentCzn.name} ЦЗН Актанышского района
Ошибка! Введите Ваше имя
Ошибка! Введите Ваш Email
Ошибка! Введите текст обращения