9 июнь көнне, район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләренең киңәшмәсе үткәрелде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы инвалидларны эшкә урнаштыру буенча чыгыш ясады.Чыгышында эш алымнарын хәм алда торган хәл ителәсе мәсьәләләрне чагылдырды.